Рустам Набиев.

Рөстәм Нәбиев исемле Чакмагыш егетен күпләрегез беләдер. Бүгенге көндә ул Инстаграм йолдызы да, танылган блогер. Шушы арада аның тормышын тасвирлаган «Бөртекләп җыелган гомер» исеме белән китап да чыкты. Авторлары: Дания Нәгыйм һәм Рөстәм Нәбиев үзе. 22 ноябрь көнне Аблай авыл китапхәнәсендә киң күләм укучылар өчен яңа китапның презентациясе үтте. Китапхәнәче Рәзифә Арсланова китап укучыларга өзекләр укып ишеттерде. Кыскача гына әсәрнең эчтәлеге белән таныштырды. Чынбарлык вакыйгаларына нигезләнеп язылган повестьта әсәрнең төп геройның фаҗигале язмышы, тормыш сукмаклары, хис-кичерешләре тасвирлана. Алга әйдәгән хыяллары бер мизгелдә чәлпәрәмә килгән егет тормыш сынаулары каршында югалмый, ихтыяр көчен, сабырлыгын, тугрылыклы мәхәббәтен юлдаш итеп яшәргә омтыла, кешеләрне сокландырып, югарыга үрмәли. Әсәр шушы көнне үк китап сөючеләр кулына күчте. Укырга теләүчеләр булса, группадагы обсужденияга языгыз.

SAMSUNG CAMERA PICTURES

SAMSUNG CAMERA PICTURES

SAMSUNG CAMERA PICTURES